Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы авыллары ярдәм тоеп яши

Авылларга да йөз белән борыла башладылар. Бүген күпчелек авылда яшәү, тормыш итү өчен кулай шартлар тудырылган.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршында агросәнәгать комплексы нәтиҗәлелеген үстерү буенча төзелгән икътисади совет утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов соңгы биш елда авылларны үстерүгә 100 миллиард сумнан артык акча бүленүен искәртте. Әлеге ярдәм белән авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртырга мөмкин булган. Сигез ел эчендә 9 меңнән артык гаилә бу максатка субсидия алган. Шулай ук авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, каты өслекле юллар төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау һәм башка программалар эшен дәвам итә. Әлмәт районы авылларында да күркәм үзгәрешләр сизелә. Ра йон да агымдагы елда юллар ремонтлау буенча 909 763,39 мең сумлык эш башкару күздә тотыла. Казан - Оренбург федераль трассасында өч урыннан тыш Әлмәт - Иске Шөгер - Кузайкино - Нурлат юлы төзекләндереләчәк. Республиканың мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру программасы нигезендә Ямаш, Кичү, Иске Михайловка, Сиренькино авыллары мәктәпләре яңарачак. Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында Чупай авылында 200 урынлык күп функцияле мәдәни үзәк төзелә. Республика бюджеты хисабына Сөләй, Ямаш авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Борискино, Васильевка, Югары Мактама, Илтән-Бута, Кләмәнтәй, Новотроицк, Яңа Михайловка, Миңлебай авылы һәм станциясендәге фельдшер-акушерлык пунктларына, Рус Акташындагы участок шифаханәсенә, Яңа Кәшер табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалачак.Торак пунктларны су белән тәэмин итү программасы нигезендә Урсалыда суүткәргеч сузыла. Ә менә Югары Мактама, Новотроицк, Бута, Васильевка, Улак лы Чишмә авылларында яктырткычларны торгызу буенча эш алып барылачак һәм тагын башка төрле эшләр эшләнәчәк авылларыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса