Әлмәт районы башлыгы эшкә җәяү килде
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та бүген "Бөтендөнья автомобильсез бер көн" акциясенә теләктәшлек белдереп, эшкә җәяү килгән. - Әлмәтлеләрне бу акциядә катнашырга чакырам. Ул экология өчен дә, сәламәтлек өчен дә файдага гына булачак, - диде ул. - Мин үзем бик еш җәяү йөрим. Җәяү йөргәндә шәһәрдәге барлык җитешсезлекләр күренә....
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та бүген "Бөтендөнья автомобильсез бер көн" акциясенә теләктәшлек белдереп, эшкә җәяү килгән.
- Әлмәтлеләрне бу акциядә катнашырга чакырам. Ул экология өчен дә, сәламәтлек өчен дә файдага гына булачак, - диде ул. - Мин үзем бик еш җәяү йөрим. Җәяү йөргәндә шәһәрдәге барлык җитешсезлекләр күренә.
Бер көнне автомобильсез уздыру гадәтен 1997 елда Англия башлап җибәрә. Аннан акциягә Франция һәм башка илләр дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа