Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт радиотехниклары республика ярышында җиңде

Әлмәттә 4нче урта мәктәп базасында Татарстан укучылары арасында радиоидарәле автомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булды.


Ярышларда автомоделизм буенча 8дән 17 яшькә кадәрге 35 өйрәтүче берләшмә катнашты. Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яңа Чишмәдән 6 команда, шәхси һәм команда беренчелегендә үз шәһәрләре данын яклап, махсус трассада ике көн дәвамында көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә кече яшьтәгеләрнең команда беренчелегендә, 1900 балл җыеп, Әлмәт яшь техниклар станциясенең төркеме җиңүче булды.

Өлкән төркемдә шулай ук әлмәтлеләр - Радик Якупов шәкертләре беренче урынга чыкты (1800 балл). 2нче урында Яр Чаллы автомоделистлары, 3нче урында казанлылар.

Бу ярышлар ике чараны - республика шәхси-команда беренчелеген һәм "Татнефть" ААҖнең "Талантлы балалар" фонды Кубогына беренчелекне берләштерде. Җиңүчеләргә - Әлмәт яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләргә - кубокны фонд комиссиясенең рәисе Леокадия Садчикова тапшырды.

Республика чемпионнары радиоидарәле модельләр буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукы алдылар, ул 16-23 апрельдә Владимир шәһәрендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса