Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт прокуратурасы банкротлык турындагы законны бозу фактын ачыклады

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек шәхси эшмәкәр А.ның эшчәнлегендә банкротлык турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерде.

Эшмәкәр, алга таба эшен дәвам итә алмаганда, Федераль закон таләпләре нигезендә үзенең бурычлы булуы турындагы гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә тиеш. А. исә алты айдан артык вакыт дәвамында салымнарын түли алмаса да, арбитраж судына мөрәҗәгать итүне кирәк тапмаган.

Прокуратура тикшерү йомгаклары буенча эшмәкәрне административ хокук бозу факты, ягъни банкротлык уңаеннан закон нигезендә эш итмәгән өчен җавапка тарту турында ТР Арбитраж судына гариза белән чыкты. Бүгенге көндә гариза тикшерү стадиясендә, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса