Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт прокуратурасы шәһәр урамнарында дөя йөртүне тыйды

Әлмәт шәһәре прокуратурасы, интернет мониторингы нигезендә, шәһәр территориясендә хайваннар, дөяләрне карап тоту өлешендә ветеринария законнарын бозу фактын ачыклаган.

Шәхси зоопаркның Әлмәт шәһәр базары территориясендә урнашканлыгы ачыкланган.


Тикшерү барышында терлекләрне карап тоту өлешендә хокук бозу очракларына тап булмаганнар. Әмма законнарны бозу очраклары ачыкланган. Терлек азыгына ветеринария документлары юк һәм шәһәр төзекләндерү кагыйдәләрен бозып, дөя үзе өчен билгеләнгән махсус урында түгел, урамда йөртелә.


Шәһәр прокуратурасы административ хокук бозулар турында карарлар чыгарган. Ә дөя хуҗасына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса