Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт приставлары сабыйны ач үлемнән йолып калган

Суд приставлары Артур Харрасов белән Ваграм Чахмахсазян судка килмәгән хатын-кызны эзләп барып, бер баланы коткарырга туры киләчәген башларына да китермәгәннәр.

Аларга алимент түләмәүче хатынны табып, судка алып килергә задание бирелә. Билгеле адрес буенча баралар, ишек шакыйлар, беркем дә ачмый. Ә күрше фатирдан бертуктаусыз бала елаганы ишетелә. Егетләр әлеге фатир ишеген шакый һәм ул ачылып китә. Анда притон булып чыга. Пычрак караватта чүпрәкләр арасында бала елап ята, ә әни кеше үзе кебек үк эчкечеләр белән бәйрәм итеп утыра. Балага да, приставларга да игътибар итүче булмый. Күршеләре сөйләвенә караганда, бу хәл инде озак вакытлар дәвам итә. Әлмәт шәһәренең опека һәм попечительлек органына килеп ирешкән хәбәр буенча тиз арада чара күрелә. Шулай итеп, баланы табиблар кулына тапшыралар. Ул озак вакытлар ач торган, нык ябыккан һәм сары белән авырый. Тагын әз генә шулай дәвам иткән булса, баланы коткарып кала алмаган да булырлар иде. Хәзер ул хастаханәдә, аның тормышына бернинди куркыныч та янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса