Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт предприятиеләренең хәле мөшкел

Бүген Әлмәттә кризиска каршы штабның чираттагы утырышы булып узды. Анда предприятиеләрдәге торыш тикшерелде.

"Алнас" заводында кыскартулар булачагын хәбәр иткән идек инде. Башкарма директор Сергей Саченко заводта эшләүчеләрнең беренче яртыеллыкта 84 хезмәткәргә кыскарачагын белдерде. Бу хезмәт коллективының 4 проценты дигән сүз. АЗЖБИның да хәле әйбәт түгел. Продукциясенә сорау булса да, бәясе буенча ул башка җитештерүчеләрнекенә караганда калыша. Бүген сәүдә-сәнәгать палатсфы белән сөйләшүләр бара. "СМП-Нефтегаз" җәмгыятендә дә катлаулы хәл күзәтелә. Нефть компанияләренә хезмәт итү службасы гына түгел, башка тармакларда да кризис. "Алсу" оек-оекбаш фабрикасы да зыянга эшли. Компания директоры кризиска каршы штабтан продукцияләрен федераль сәүдә челтәрләренә кертүдә ярдәм сорады.
Штаб киләсе чәршәмбе яңадан җыелачак. Бу юлы бюджет оешмаларының кризиска каршы планнары тыңланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса