Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт предприятиеләрендә лекцияләр уза

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикомания профилактикасы буенча ведомствоара комиссия карарын үтәү йөзеннән СПИД үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында график нигезендә ВИЧ-инфекция һәм хәвефсез яшәү турында лекцияләр укыйлар.

Җенси юл белән йогышлануның кискен артуы һәм өлкән яшьтәгеләр категориясенең өлеше үсү әлеге контингентны ныграк колачлау зарурлыгына китерде.

5 августта "Нефтесервис" ЯАҖ эшчеләре белән чираттагы очрашу булды. Сәгать 7 дә барысы да цехта җыелдылар. Аларга чир йогу юллары, шәхси профилактика чаралары турында мәгълүмат җиткерелде, үз хәвефсезлекләре турында уйламаган пациентлар мисалга китерелде.

Кайбер җитәкчеләрнең графикны үтәү өчен аудитория җыярга теләмәүләре һәм лекциядән баш тартулары гына үкенеч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250