Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәрләре үтерү белән бәйле җинаятьне ачыклады

10 августта полициянең дежур частена ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерыннан аларның бригадасының пычак кадаудан яраланган кешегә баруы хакында хәбәр керә.

Элек хөкем ителгән булган 1978 елгы ир-ат ашыгыч ярдәм табибларына бәрәңге чистартканда саксызлыгы аркасында җәрәхәтләнүен әйтә. Медсанчастька китерелгән ир-ат 11 августта реанимация бүлегендә үлә.

Җентекле тикшерү нәтиҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре пычак белән кадаучының эзенә төшәләр, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Алар беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр суд каршына басарга туры килмәгән 1978 елгы II төркем инвалидны тоткарлыйлар. Сораштыру барышында ул гаебен таный һәм үз өендә зыян күрүче белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда бәхәс кубып өч тапкыр пычак белән кадауын сөйли. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса