Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәрләре урман кисүчене үтерүдә гаепләнелгән затларны кулга алганнар

19 нчы ноябрьдә Әлмәтнең Эчке эшләр идарәсенә Азнакай районы урман хуҗалыгында кеше үтерү очрагы турында хәбәр алына.

Вакыйга булган урынга барган оператив төркем урман кисүчеләрнең яшәү урыныннан ерак булмаган урында тәнендә чәнчү-кисү һәм яндыру эзләре булган җиргә күмелгән ир-ат гәүдәсенә тап булалар.

Зыян күрүченең шәхесе ачыкланыла. Ул Зәй районында теркәлгән, аерым бер яшәү урыны булмаган һәм элек хөкем ителергә өлгергән 1966 елгы ир-ат булып чыга. Әлеге кеше гәүдәсе табылган урыннан якында гына эшләгән урман кисүчеләр бригадасының 7 хезмәткәреннән (шул исәптән 2 хатын-кыз) сорау алына. Оператив-эзләү чаралары гаепле кешеләрне ачыкларга ярдәм итә.

Хокук сакчылары шуны ачыклый: 18 ноябрьдә урман кисүчеләр вагончигында спиртлы эчемлекләр кулланып утырган ир-атлар арасында гауга чыга. 1987 һәм 1988 елгы ике яшь кеше 1966 елгы зыян күрүчене кыйный башлыйлар. Баштан кул белән аннан агач таяк белән сугалар. Аннан урамга алып чыгып, егетләрнең берсе аңа пычак кадый.

Җинаять эзләрен бетерү максатыннан мәрхүмне яндырырга ниятлиләр. Вагончиктан читкәрәк алып китеп, өстенә чыбык-чабык ыргытып, бензин сибеп ут төртәләр. Тәнне яндырып булмаячагын аңлаган ир-атлар бригаданың иң яшь хезмәткәреннән аны күмеп куярга мәҗбүр итәләр, үзләре исә якындагы авылга спиртлы эчемлекләр артыннан юл тоталар.

Бу вакытта азык -төлек алып кайткан урман кисүчеләр бригадиры исә бер хезмәткәрнең югалуын күреп, үтереш булуын фаразлап, полициягә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачыла. Бригаданың ике хезмәткәре кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250