Әлмәт таңнары

Әлмәт полицейскийлары Түбән Камада спартакиадада катнашты

Бу очрашуга сәбәп - ике шәһәр полицейскийларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган спартакиадасы.

Аны оештыру инициаторлары - түбәнкамалылар. Әлмәтлеләр чакыруны бик теләп кабул итте. Командалар составында - җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре.

Ярышлар программасында: пистолетны сүтеп җыю, гер күтәрү, озынлыкка сикерү, этеп күтәрелү һәм аркан тартышу. Аннары шәһәр яны зонасында тактик пейнтбол ярышлары узды. Башта катнашучылар дүрт километрлы кроссны йөгереп үтте, аннары билгеләнгән урында палатка куйды һәм аңа үз командасы флагын кадады. Алга таба үз территорияңне сакларга һәм пейнтбол арсеналын кулланып, дошманны «тар-мар итәргә» кирәк иде. Ярышлар тәмамланганнан соң барысы да тәмле пылау белән сыйландылар. Биш номинациянең дүртесендә түбәнкамалылар җиңде. Әлмәтлеләр якын араларда аларны үзләренә кунакка дәшәргә ниятли. Исәпләре - реванш алу.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: