Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полицейскийлары өлкән яшьтәге ханымнарны талаучы каракны эзлиләр

7 октябрьдә Әлмәттә өлкән яшьтәге ханым карак корбаны була. Әлмәт полициясе мәгълүматларына караганда соңгы ике атна эчендә бу шәһәрдә булган өченче җинаять очрагы икән.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Роберт Галиев хәбәр иткәнчә, 20-30 яшьләр тирәсендәге ир-ат йортларның подъездына кереп, хатын-кызларның сумкаларын тартып ала һәм кача икән. Өч хатын-кыз яшь каракның корбаны булырга өлгергән инде.

Әлеге очраклар турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрне 02 номерын җыеп, полициягә хәбәр итүләрен сорыйлар, дип хәбәр итә "Знамя труда".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250