Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полицейскийлары балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашачак

Татарстан территориясендә 20 ноябрь көнне балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.

Анда әлмәтлеләр дә актив катнашачак. Бу көнне балаларга һәм аларның ата-аналарына, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм ятимнәргә төрле юридик һөнәр ияләре консультация бирәчәк.

Шәһәр нотариуслары да бушлай консультация уздырачак һәм ятим балаларга карата нотариаль гамәлләр башкарачак.

Әлмәттә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

Ленин ур., 76 (нотариус Р.М. Галиева кабул итә);

Җәлил ур., 10 (нотариус Ф.Р. Горшунова);

Чехов ур., 40 (нотариус Н.В. Гришенева);

Ленин ур., 8 (нотариус Э.Ә. Исламова);

Түбән Мактама, Буденный ур., 10 (нотариус Р.Х. Кәбирова);

Тукай пр., 36 (нотариус Р.Р. Рәфыйкова);

Герцен ур., 102 (нотариус А.Л. Сауленко).

VI төрдәге махсус (коррекция) мәктәп-интернатында (Гафиятуллин ур., 26а) һәм Әлмәт балалар йортында да (К. Цеткин ур., 54) белгечләр гражданнарны кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса