Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт пограничниклары: дуслык җиңде

Әлмәттәге чик буе гаскәрләре ветераннары җәмгыяте әгъзалары 21 нче мәктәпнең спорт залында башка шәһәрләрдән коллегаларын үзләрендә кабул итәргә булды.

21 нче мәктәпнең кадетлары да пограничниклар опекасы астында. Бер ел эшләү дәверендә оешма ирекле халык дружинасы составында рейдларда катнашты, «Доброе сердце» фондына ярдәм күрсәтте. Кадетлар белән бергәләп спорт очрашулары, урманга марш-бросоклар оештырды, хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләсе дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.

 

Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабугадан килгән пограничникларны әлмәтлеләр җылы кабул итте. Былтыр үзләре Чаллыга барган булганнар. Бу юлы да алар футбол уйнадылар. Кадетлар да уенда бик теләп катнашты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса