Әлмәт педагоглары җиңүчеләр арасында
Балаларга өстәмә белем бирүдә методик эшләнмәләр буенча уздырылган республика бәйгесендә Татарстанның 95 мәгариф учреждениесе педагогларының 166 эше кергән.
Бәйгедә әлмәтлеләр дә катнашты. Материалларның күпчелеге Сәнгать, Социаль-педагогик, Турист-туган якны өйрәнү номинацияләренә килгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча 53 призлы урын билгеләнгән. Спорт-техник номинациясендә өченче урынны Әлмәт балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге педагогы Лариса Хәмидова алды. Үзәкнең тагын бер педагогы Ләлә КутнееваСоциаль-педагогик номинациядә җиңүче булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа