Әлмәт пациентлары өчен арт-терапия
13 марттан "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда "Арт-Сабантуй-2014" күргәзмә-конкурсы эшли башлады.
"Арт-Сабантуй" проекты - ул республика рәссамнары конкурсы, аны былтыр халык арасында сынлы сәнгатьне популярлаштыру максатында шәһәр меценатлары башлап җибәргән иде.
Проектның иң яхшы әсәрләре бер ай дәвамында шәһәрнең 8 урынында күрсәтелә. Быел конкурс кысаларында Татарстанның 23 профессиональ һәм яшь рәссамнарының "Кеше тормышында ат", "Балачак дөньясы" дигән темаларга ясалган 30 эше куелган.
Арт-терапия кешенең хәлен дә күрсәтә, дәвалый да, күңелен дә күтәрә. Картиналар караганда авырулар дөньяларын онытып торалар, нәтиҗәдә организмның саклану функцияләре көчәя, сәламәтләнүгә юл ачыла.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа