Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт паркында бәйрәм концерты узды [+ФОТОЛАР]

Бердәмлек көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты башка еллардан аермалы буларак спорт стилендә узды.

Программада җырлар, биюләр һәм мастер класслар каралган иде. Анда килгән бер генә кешенең дә моңаерга вакыты булмады: зурлар дөнья мәшәкатьләрен онытып җырлар тыңлады, ә кечкенәләр кызыклы уеннар уйнады һәм парк символын  аңлаткан « Каркуша»ны ясадылар.

- Бу чара балалар өчен  бик файдалы һәм кирәкле дип саныйм мин. Заманча  балалар көне буе  интернет челтәрендә утыралар һәм тере аралашуның нәрсә икәнен онытып бетерәләр инде. Ә әлеге чарада алар тату гына уеннар уйный, төрле конкурсларда катнаша. Мин  үзем бер генә чараны да калдырмаска тырышам. Программа  бик мавыктыргыч һәм күңелле. Кыскасы, мин барысыннан да канәгать,  - дип фикерләре белән уртаклашты тамашачы Аяз абый.

Бәйрәм программасының бик җылы узуы һава шартлары турында онытырга мәҗбүр итте. Барчасы да рәхәтләнеп күңел ачты.

Фәхриева Гөлназ

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса