Әлмәт паркында яңа сезон ачылды
Шәһәр паркында уен-бәйгеләр, кул эшләре күргәзмәсе, бию флешмобы һәм бүләкләр уйнату белән яңа сезон ачылды.
Аттракционнарга быел тагы яңасы өстәлде - чылбырлы карусель - нефтьчеләрдән юбилейларга чираттагы бүләк. Аны алу һәм урнаштыру барлыгы 10 миллион сумга барып төшкән. Карусельда балалар да, өлкәннәр дә күңел ача ала. Моннан тыш паркта янә бер сөенечле яңалык бар: зоопаркка кечкенә ишәк килеп төпләнгән. Төсле-музыкаль фонтанның исә репертуары үзгәргән.
Людмила ВОРОНИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа