Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт паркында “Рухият” сандугачлары сайрады

Сәләтле, талантлы балаларга сокланмаган кеше юктыр. Узган шимбә көнне җыр һәм бию осталары шәһәр паркында җыелды. "Сандугач сайрар илем" балалар иҗатының XVII төбәк фестивале гала-концертын әлмәтлеләр һәм кунаклар алкышларга күмеп карады.

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында әлеге балачак һәм иҗат бәйрәменең беренче тапкыр гына үткәрелүе түгел. 2011 елдан башлап "Татнефть" ААҖ "Рухият" фонды сандугачлары һәр елны бирегә җыела.

- "Рухият" фонды җитәкчелеге балаларга бүләк ясарга карар кылды. Һәм менә ничә ел инде алар Әлмәтнең искиткеч гүзәл паркында рәхәтләнеп ял итәләр, бушлай аттракционнарда атыналар, зоопарк белән танышалар, "Ассоль"дә сыйланалар, - диде фондның башкарма директоры Флера Шәйхетдинова. - Сер түгел, безнең паркка республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр махсус килә. Балаларга монда бик ошый. Аннан соң аларга биредәге кебек яхшы сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудыру да - зур бүләк.

Сандугачлар сайрый торган ил зурдан - 17 номинацияне үз эченә алган фестивальдә республикабызның 18 төбәге балалары катнаша. Әлбәттә, аларның һәммәсен паркта берьюлы җыеп булмый. Фестиваль җиңүчеләренең һәрберсе дә күңел ача алсын өчен ел саен аларны төрле төбәкләрдән чакырырга булганнар. Бу юлы паркка кунакка Сарман, Җәлил, Норлат, Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй һәм Әлмәтнең сәнгатькә гашыйк балалары - барлыгы 230 кеше килгән. Һәммәсе дә фестиваль җиңүчеләре. Биючеләре дә, җырчылары да, әйтерсең лә, профессиональ артистлар! Сәхнә тотучыларның киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә шик юк. Бу көнне балаларга гына түгел, тамашачыларга да зур бүләк булды.

"Рухият"ның балаларның сәләтен үстерүгә, аларга ярдәм күрсәтүгә йөз тоткан проектлары "Сандугач сайрар илем"нән тыш та шактый. Мисал өчен, шуларның берсе "Исәнмесез, бу без!" дип атала.

- Әлеге проектта катнашучылар 26 июньдә һәм 5 июльдә парк сәхнәсендә чыгыш ясадылар. 21 августта без кабат биредә очрашачакбыз. Анда мәдәният институты, музыка көллиятләрендә белем алучы яшь "йолдызлар" чакырылачак. Без аларны да онытмыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз. Элек барлыгы биш стипендия билгеләгән булсак, быелдан башлап ун кешегә стипендия биреләчәк, - дип проектлары белән дә таныштырды Флера Шәйхетдинова.

Без гала-концертта катнашкан балалар белән дә аралаштык. Аларның шатлыкларының иге-чиге күренми. Яңа уку елы алдыннан яхшы кәеф, көч-энергия бүләк итүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Наилә Ризатдинова һәм Рамилә Шакирова:

- Без Җәлил бистәсеннән. "Апрель" халык бию ансамбленә йөрибез. Ансамблебез оешуга 16 ел. "Сандугач сайрар илем" фестивалендә 2005 елдан бирле катнашабыз. Лауреат исемен яулап торабыз, быел җиңүче булдык. Фестивальдә җиңү яулау җиңел түгел, чөнки анда катнашучыларның барысы да көчле. Шуңа күрә нык шөгыльләнергә туры килә. Әлмәт паркына беренче тапкыр гына килүебез түгел. Безгә монда бик ошый. Бу юлы да чакыру алгач бик шатландык һәм канатланып килдек. Рәхәтләнеп ял иттек, дусларны очраттык. Мондый җәйге бәйрәмнәр безгә бик кирәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса