Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт нәниләре Төзүчеләр көнен билгеләп үтте

Төзүчеләр көненә багышлап район балалар бакчаларында махсус чаралар оештырылды.

Нәниләр әңгәмәләр барышында йорт, фатирлар, гаражлар һәм башка төзелеш корылмалары билгеләнеше турында тулырак мәгълүмат алды. Зурраклар төзелеш барган йортларга экскурсия кылды һәм биредә төзүче һөнәрләре, аларның эш кораллары белән танышты. Алар күңелендә төзүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл дә зур тәэсирләр калдырды. Чара булган көнне һәр балалар бакчасында комнан һәм шакмаклардан йортлар, сихри замоклар пәйдә булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса