Әлмәт “Нефтяник” командасы сезонны читтә уйнап ачачак
Хоккей югары лигасы киләчәк сезонга уеннар календарен игълан итте.
Әлмәт "Нефтяник" командасы былтыргы кебек үк сезонны читтә уйнап башлый: «Казцинк-Торпедо» (10.09), «Ермак» (12.09), «Сокол» (14.09). Үз җанатарлары алдында ул беренче тапкыр 18 сентябрьдә уйный, безнекеләр былтыргы чемпион "Сарыарка" командасын кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа