Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт нефть институты студенты суга батучы кызны коткарган

22 июль көнне Лениногорскида яшәүче Әлмәт нефть институты студенты туган шәһәрендә урман-парк зонасындагы сулыктан кечкенә кыз баланы коткарган.

Батыр егет 21 яшьлек Айнур Сабитов. Бу көнне ул Лениногорск нефть техникумы спорт мәйданчыгында иптәшләре белән баскетбол уйнарга бара. Кинәт бер хатын-кызның ярдәм сорап кычкырганын ишетә. Озак уйлап тормастан, егет күл ягына таба йөгерә һәм алты яшьләр чамасындагы кызның суга батуын күрә. Айнур киемнәрен дә салып тормыйча суга сикерә һәм кызны коткара.

Батыр егет турында күпләр белми дә калган булыр иде. Аның сеңлесе абыйсы белән горурлануы турында социаль челтәрдә яза. Шуннан аның кемлеген беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса