Әлмәт музыкантлары “Ялта фанфаралары” фестивалендә гран-при алды
28 май - 1июнь көннәрендә Ялтада Василий Соколик исемендәге VI халыкара тынлы музыка фестивале булды.
Аны Кырым республикасының мәдәният министрлыгы һәм Ялта шәһәр советы булышлыгы белән Василий Соколик исемендәге сәнгатьне үстерү буенча хәйрия фонды оештыра. Жюри рәисе Украинаның халык артисты Алексекй Гуляницкий булды.
Фестивальдә "Әлмәт" милли-мәдәни үзәгеннән джазлы-тынлы һәм эстрада музыкасының универсаль оркестры (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Н.Е.Прец) катнашты. Оркестрга Ялта шәһәр советы мәдәният идарәсенең махсус грамотасы тапшырылды, ул конкурс программасын башкарган өчен Гран-при лауреаты исемен алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа