Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт музыка көллияте студентлары Сочидан җиңү белән кайткан

Әлмәт көллиятенең талантлы студентлары Сочида узган халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә катнашкан.

"Талантлар салюты" проекты кысаларында Сочи "Олимпиада ярында" ("На Олимпийском побережье") халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивале катнашучыларын җыйды. Июль аенда уздырылган бәйгедә Әлмәтнең 9 яшьтән алып 26 яшькә кадәрге җыр-моңга гашыйк балалары һәм яшьләре катнашты.
Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте вокал бүлеге студентлары Алинә Хәйбриева һәм Алевтина Архипова өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, Анастасия Вернигорова беренче дәрәҗәдәге диплом лауреаты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса