Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон транспорт карталарын тулыландыру мөһим

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.07.2012 елгы 574 санлы «Электрон карталарны бирү тәртибен раслау турында»гы карары белән 2012 елның 1 сентябреннән Әлмәт муниципаль районы территориясендә кәгазьдән эшләнгән бердәм социаль юл йөрү билетларын сату бетерелде.


Ташламалары булган гражданнарга җәмәгать транспортында йөрү өчен түбәндәге адреслар буенча электрон транспорт карталарын тулыландырырга кирәк:
- Герцен урамы, 1 (шәһәр автовокзалы, 2 һәм 3 нче кассалар, 05.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр)
"Ак Барс" банкы ААҖ бүлекчәләрендә:
- Ленин урамы, 113 а,
- Гафиятуллин урамы, 51 а,
- Ленин урамы, 16,
- Пушкин урамы, 29.
"Татарстан почтасы" УФПС районара почтамты бүлекчәләрендә:
Әлмәт шәһәрендә:
Главпочтамт, Ленин урамы, 60
1 нче почта бүлекчәсе, Тельман урамы, 41
2 нче почта бүлекчәсе, Ленин урамы, 22
3 нче почта бүлекчәсе, Дружба урамы, 7
5 нче почта бүлекчәсе, Төзүчеләр проспекты, 28
7 нче почта бүлекчәсе, Гафиятуллин урамы, 15 а
8 нче почта бүлекчәсе, Киров урамы, 7
11 нче почта бүлекчәсе, Ленин урамы, 111
12 нче почта бүлекчәсе, Совет урамы, 153
14 нче почта бүлекчәсе, Котовский урамы, 35.

Әлмәт районында:
Васильевка, Кама-Исмәгыйль, Югары Акташ, Клементейкино, Колшәрип, Бишмунча, Түбән Мактама, Яңа Нәдер, Новотроицк, Сөләй, Чуваш Сиренькиносы, Дальняя Ивановка, Елховой, Борискино, Әлмәт станциясе (Кәләй), Кузайкино, Мәмәт, Чупай, Яңа Кәшер, Новоникольск, Рус Акташы, Урсалы, Ямаши.
Җәмәгать транспорты маршрутларында йөргән өчен түләүне электрон транспорт картасын валидаторга (укый торган җайланмага) куеп башкарырга була.
Транспорт карталарын алдагы айның 15 нче числосыннан башлап агымдагы айның 9 нчы числосына кадәр тулыландырырга кирәк.
Мисал өчен: Әгәр транспорт картасыннан октябрь аенда файдаланырга уйлыйсыз икән, сезгә аны 15 сентябрьдән алып 9 октябрь гә кадәр тулыландырырга кирәк булачак. Ә инде транспорт картасыннан 10 октябрьдән соң тулыландырсагыз, акчагыз ноябрь аена күчәчәк.
Күчмә составны валидаторлар белән тулысынча тәэмин итеп бетергәнче счетны тулыландыру турындагы квитанцияне сакларга кирәк.
Белешмәләр алу өчен түбәндәге телефоннар аша башкарма комитетның транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: 45-38-33, 32-83-64.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250