Әлмәт муниципаль районында халык җыеннары бара
«Бердәм Россия» сәяси партиясе сайлау кампаниясе барышында бөтен республика буйлап халык җыеннары үткәрү программасын тормышка ашыра.
Аларның төп максаты - кешеләрнең проблемаларын тыңлау, шулай ук җирле төбәкләрне һәм республиканы үстерү буенча аларның тәкъдимнәрен җыю. Алар алдагы 5 елга партия программасына кертеләчәк.
Әлмәт районының 24 авыл җирлегендә җыеннар үтте инде. Дүшәмбе көнне Тайсуган, Яңа Кәшер, Васильевка җирлекләрендә халык җыеннары булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа