Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм шәһәр Советының XXXII берләштерелгән сессиясе булды

4 март көнне район башкарма комитетының зур залында район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XXXII берләштерелгән сессиясе булды.

Сессиядә ӘМР контроль-исәпләү палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзинаның 2013 елда палатаның эшчәнлеге турында хисап доклады тыңланды. Әлмәт шәһәр прокуратурасының 2013 елгы эшчәнлеге турында мәгълүматны шәһәр прокуроры - юстиция өлкән киңәшчесе Рафаэль Шакиров җиткерде. Районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ӘМР башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов чыгыш ясады.

Докладларны тыңлап фикер алышканнан соң түбәндәге карарлар кабул ителде:

- контроль-исәпләү палатасына район бюджетының, райондагы җирлекләр бюджетларының үтәлешенә тышкы финанс контролен, муниципаль милектәге мөлкәтне идарә итү һәм файдалануда тиешле тәртип саклауга контрольне, эксперт-аналитика эшчәнлеген көчәйтүгә юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә;

- районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча эшне активлаштырырга.

Сессия бүләкләү белән тәмамланды. Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Викторий Юлаев һәм Бута авыл җирлеге башлыгы Александр Сафонкин ӘМР башлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса