Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXII (уртак) сессиясе булды

7 февраль көнне Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXII (уртак) сессиясе булып узды. Депутатлар беренчеләрдән булып контроль-счет палатасы турындагы мәсьәләләрне тикшерде.


Палата эшчәнлеге хакында аның рәисе Җәмилә Ханмурзина чыгыш ясады. Узган ел палата тарафыннан 34 контроль-ревизия чарасы уздырылган һәм нәтиҗәдә барлыгы 67 миллион сумнан артык суммага төгәлсезлекләр ачыкланган. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә район башлыгы инициативасы белән коммуналь хезмәтләр буенча түләүләрне исәпләү юнәлешендәге аерым мәсьәләләр тикшерелгән. 2011 елның октябрь-декабрь айлары өчен "җылылык" һәм "техник хезмәт күрсәтү, җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин ителешне исәпкә алу приборларын ремонтлау"да хилафлыклар табылган. Атап әйткәндә, идарәче компанияләр йорттагы учет приборлары күрсәткечләрен барламаган һәм анализ ясамаган. "Техник хезмәт күрсәтү, җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин ителешне исәпкә алу приборларын ремонтлау" хезмәте өчен приборлардан файдаланмаганда да халыкка ай саен түләүләр җибәрелгән. Шундый очраклар да күзәтелгән, 2008-2010 елларда урнаштырылган исәпкә алу приборлары төрле сәбәпләр аркасында берничә җылылык сезонында кулланылмаган, ә бу исә бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдаланмауга китерә. Әлбәттә, түләүләрдә кабаттан исәпләүләр ясалган. Ә менә идарәче компанияләрнең исәп-хисап счетларына халыктан кергән түләүләрне максатчан кулланмау фактлары ачыкланганнарга катгый чаралар күрелгән - прокуратура вәкилләре тарафыннан 8 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган.
Сессия утырышында депутатлар Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетларына үзгәрешләр дә кертте. Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина үз чыгышында консолидацияләнгән бюджет счетында агымдагы ел башына 95 миллион сум, шул исәптән авыл җирлекләре буенча 31 миллион сум акча калуын ассызыклады. Депутатлар счетта калган 63 миллион сум күләмендәге акчаларның бүленешен кабул итте. Шулай итеп, әлеге средстволар Кләмәнтәй янгын депосына ремонт уздыруга, Новотроицк авыл Мәдәният йортын төзекләндерүгә, Багряж авылында блоклы-модульле ФАП сафка кертүгә юнәлдереләчәк. Шулай ук социаль проектларны гамәлгә ашыру да әлеге сумма хисабына башкарылачак.
Бу көнне депутатлар 20 дән артык мәсьәлә тикшерде, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советы эшчәнлекләренең якынча планы расланды. Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250