Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Россиянең иң яхшы 100 мэры исемлегендә – 36 нчы урында

Рейтинг Россия инженерлар берлеге тарафыннан булдырылган.

Мэрларның эшчәнлегенә бәя бирүдә торак пунктның 2009-2012 еллардагы социаль-икътисади һәм хуҗалык эшчәнлеге күз уңында тотылган.

Шәһәрләрдәге тормыш-көнкүреш мохитын билгеләүдә экспертлар 11 факторны сайлап алган: халык саны үсеше, медицина-демографик факторы, гражданнарның тормышы, җәмгыятьнең социаль характеристикасы, шәһәрләрнең социаль инфраструктурасы, торак секторы үсеше, торак сатып алу мөмкинлеге, шәһәр икътисады, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы, инновацион активлыкны стимуллаштыру.

Иселектә Мәҗит Салихов 36 нчы урынга лаек булган, Казан мэры 5 нче, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин 28 нче, Яр Чаллы мэры Вәсил Шәйхразиев 49 нчы урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса