Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында физик затларның керемнәрен декларацияләү мәсьәләләре буенча брифинг булды

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында физик затларның керемнәрен декларацияләү мәсьәләләре буенча брифинг үтте.

Анда райбашкарма җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов, РФ районара №16 ИФНС башлыгы урынбасары Зилә Вафауллина, РФ районара №16 ИФНС №4 камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Регина Гобәйдуллина, Әлмәт суд приставлары бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлназ Мөхәммәтшина катнашты.

"2013 елда керемнәр турында салым декларацияләрен тапшыру срогы бетәргә ике атналап кына вакыт калды, - диде Айдар Каюмов брифингны ачып. - аны вакытында тапшырырга кирәклеген һәр граждан онытмаска тиеш".

Регина Гобәйдуллина салым инспекциясенә декларацияләрне кемнәр тапшырырга тиешлеген аңлатты. Зилә Вафауллина декларацияләр тапшырудагы кайбер аерым моментларга тукталды.

Гражданнарга декларацияләрне вакытында тапшырырга уңай булсын өчен салым инспекциясе апрельдә гражданнарны махсус рәвештә көн саен 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрдә 10нан 15 сәгатькә кадәр кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250