Әлмәт таңнары

Әлмәт-Мөслим юлында гомер өзелгән

Әлмәт - Мөслим автоюлының 17 нче километрында өч автомобиль бәрелешкән.

Реклама

ТРның ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "ВАЗ-2105" автомобиле шоферы сулга борылганда каршыга килүче машинага юл бирми һәм "Газель" белән бәрелешә. Бәрелгәннән соң җиңел машина читкә оча һәм юлдан баручы "ВАЗ-2106" автомобиленә килеп төшә. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә "бишле" машинасының шоферы алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: