Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәшгульлек үзәге мәктәпләргә барды

Хезмәт күрсәткәндә бигрәк тә халыкның социаль якланмаган катлауларына, шул исәптән ятим балаларга һәм инвалидларга игътибар бирелә.


Мәсәлән, 13 февральдә күчмә үзәк Әлмәт балалар йортына барды. Анда тәрбияләнүче 12 кешегә эш сайлау юнәлешендә хезмәт күрсәтелде. Балалар Әлмәт районында хезмәт базарлары турында да мәгълүмат алдылар.

14 февральдә күчмә үзәк 19 нчы коррекцион мәктәпкә барды. Мәктәп укучыларын хезмәт базарындагы хәлләр белән таныштырдылар, нинди һөнәр ияләре кирәк булу, мәшгульлек хезмәте күрсәтү турында мәгълүмат бирделәр.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса