Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәшгульлек үзәге балалар арасында бәйге оештыра

Балалар һәм яшьләр арасында профориентация эшен камилләштерү максатында Әлмәтнең мәшгульлек үзәге "Мин һөнәр сайлыйм..." дип аталган күргәзмә-бәйге игълан итә.

Анда мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Балалар иҗаты бәйгесенә рәсемнәр, пластилиннан эшләнмәләр кабул ителә. Билгеле бер һөнәрнең асылын тасвирлау - бәйгенең төп шарты. Оештыручылар сүзләренчә, рәсемнәр А3 форматында каты кәгазьгә ясалган, ә эшләнмәләр ныклы өслеккә урнаштырылган булырга тиеш. Һәр эшнең почмагына авторы, уку йорты, сыйныф яки төркем, яше язылу зарури. Балаларның эшләре Герцен урамы, 86 «а» йорты (Мәшгульлек үзәге), 215, 201 нче кабинетларда 1 марттан 25 майга кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 1 июнь көнне игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса