Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мөселманнары Хаҗ хәстәренә керешә

"ДУМ РТ Хадж" программасы җитәкчесе Хәбибулла (Руслан) Нәфисуллин "Аллаһ исеме белән без 2014 ел хаҗ сезонын ачык дип игълан итәбез", - дип белдерде.

-​ Үткән елларда хаҗ кылу гыйбадәтенең яхшы оештырылуы һәм уңышлы үтүе - Аллаһы Тәгаләнең безгә булган рәхмәте, без Аның рәхмәтенә һәрвакыт мохтаҗ, - ди ди җитәкче.

Хаҗ программасы быел да хаҗиларга хезмәт күрсәтү "Барысы да каралган" ("Все включено") дип исемләнгән яңа стандарт буенча оештырылачак. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: хаҗиларга хезмәт күрсәтүнең әлеге төре бик тә ошый, чөнки бу стандарт гыйбадәтне үтәүнең барлык мәҗбүри (фарыз, ваҗиб) һәм өстәмә (сөннәт, мөстәхәб) шартларын үз эченә ала. Моңа өстәп, тагын башка мәсьәләләр, әйтик, туклану хәл ителә. Бу Согуд Гарәбстаны Корольлеге җирләрендә, хәтта Мина һәм Гарәфәт үзәнлекләрендә булганда хаҗиларның шикле, санитария таләпләренә җавап бирмәгән сәүдә рәтләреннән файдаланмасын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250