Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мөселман яшьләре волонтерлык хәрәкәтенә кушылырмы?

Ислам диненә карата төрле тискәре фикерләр каян килеп чыга? Динебездәге каршылыклы агымнар, секталар артында кемнәр тора?

Шушындый катлаулы вәзгыятьтә яшьләрне яман юлдан ничек саклап калырга? Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге, дини уку йортлары ректорлары һәм мөгаллимнәре, шәкерт-волонтерлар әлеге сорауларга җавап эзли.

Әл-Мәрҗәни мәчете каршында мөселман яшьләреннән торган волонтерлык хәрәкәте оештырылган иде. Аның әйдаманы, Мәрҗәни мәчете имамы һәм Казан ислам көллияте мөгаллиме Әнсар хәзрәт Мифтяхов сүзләренә караганда, дин юлында булган яшь буын берничек тә дөньяви чаралардан читтә кала алмый.

- Безнең буын бик актив. Нинди генә эшкә тотынмыйк, яшьләребез үзләре үк кызыклы башлангычлар белән чыга. Спорт, мәдәни һәм башка гаммәви чараларда мөселман яшьләре хәзер бик теләп катнаша. Волонтерлык хәрәкәте булдыру фикере тугач та, алар моны хуплап каршы алды һәм мондый башлангычка яшьләр күпләп тартыла, - дип белдерде яшь имам.

Татарстанда әлеге проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле мөселман яшьләреннән торган 20 ләп хәрәкәт оештырылган һәм алар уңышлы эшләп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса