Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мотоциклчыларын тикшерәләр

Мотоцикл йөртергә хокуклары булмаганнарның әле транспорт чарасы белән юл-транспорт һәлакатләре китереп чыгаруларын игътибарга алып, Татарстанда "Мотоцикл" декадасы уздыру карарына киленгән.

Аның барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланачак. Әлеге чара 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ел башыннан мототехника катнашында 95 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 8 кешенең гомере өзелгән, 101 кеше тән җәрәхәтләре алган. Май аенда гына да аварияләрдә 6 кеше һәлак булган, 43 кеше имгәнгән. Май аенда һәлак булучыларның берсенең генә дә правасы булмаган. 25 майдан 28 майга кадәрге чорда Әлмәт, Чистай, Нурлат районнарында мотоциклчылар катнашында 4 кешенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса