Әлмәт моржлары Кама елгасында тренировка җыены үткәрделәр
«Альметьевские моржата» клубында тәрбияләнүче 16 үсмер һәм кышкы суда йөзүчеләрнең "Айсберг" үзәгенең 15 әгъзасы 15-20 июль көннәрендә Кама елгасында Криуши авылы янында тренировка үткәрделәр.
Анда Әлмәт моржлары күп балалы, аз тәэмин ителгән гаилә балалары, шулай ук әти-әниләре эштән бушый алмаган балалар өчен палаткалы спорт-савыктыру лагере кордылар.
Ачык суда җыен үткәрүнең максаты - йөзү техникасы өстендә эшләү һәм нәтиҗәләрне яхшырту.
Йөзүдән бушаган арада балалар волейбол, футбол, шашка һ.б. уеннар уйныйлар. Малайлар һәм кызлар палатка корырга, учак тергезергә өйрәнделәр, утын әзерләделәр, лагерьга су ташыдылар. 6 көн лагерьда яшәү дәвамында балалар Алабуга районындагы "Космос" лагерена, "Шайтан каласы"на барып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа