Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды

Өрфиядәй ефәкләрдән тегелгән купшыдан-купшы, затлыдан-затлы күлмәкләр кигән туташлар, зиннәтле костюм-чалбарлар киеп алган нәзакәтле егетләр...

Әле кайчан гына парта артларында биремнәр чишеп утырган, бүген инде бераз гына моңсулык та кичергән чыгарылыш сыйныф егет-кызлары 21 июнь көнендә үзләренә белем-тәрбия биргән мәктәпләре, гамьсез-ваемсыз балачаклары белән хушлашып, соңгы мәртәбә мәктәп вальсын әйләнделәр. Бүген алар киләчәккә зур өметләр баглап, күңелле-матур планнар корып, кыю рәвештә алга карап, олы тормыш бусагасында торалар.

Инглиз телен тирәнәйтелгән төстә өйрәнүле 5 нче урта мәктәпне быел 24 укучы, шуның 4 есе медальгә тәмамлый. Белем турындагы тәүге җитди документларын алар шәхсән муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов кулыннан алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын нәкъ менә 21 июнь көнендә тәбрикләп, ул бу датаның икеләтә истәлекле булуын ассызыклады: нәкъ менә шушы көнне Әлмәт тиздән - 6 июльдә Казанда үзен бөтен галәмгә танытачак Универсиада-2013нең ут эстафетасын да кабул итте. Мәктәпнең быел гимназия статусына ия булуы очраклы түгел, дип билгеләп үтте район башлыгы. Аны тәмамлаучылар БДИдан югары баллар җыюга ирешеп, үз уку йортларының интеллектуаль потенциалын тагын бер кат расладылар. Альбина Шәрипованың инглиз теленнән 100 балл җыюы мәгариф өлкәсендә аерым фәннәрне тирәнәйтелгән төстә өйрәнү буенча эшнең югары дәрәҗәдә җайга салынуына дәлил булып тора. Әлбәттә, монда мөгаллимнәрнең дә роле һичшиксез зур. Шуңа да бу көнне алар үз адресларына юлланган рәхмәт сүзләрен, матур чәчәк бәйләмнәрен эчкерсезлек белән кабул иттеләр.

7 нче урта мәктәптә дә Җәйге студентлар уеннары темасы игътибардан читтә калмаган. Бәйрәм сценарие ике төп «олимпия» җыелма командасы - 11 А һәм 11 Б сыйныфлары өчен язылган иде.

54 чыгарылыш укучысы, шул исәптән 12 медаль иясе дә, гаять зур вакыйга - Универсиаданың төп талисманы булган ак барс баласы Юниның символик Утны кабызуы шаһитлары булдылар. 7 нче санлы йолдызлы команданың баш тренеры (бер үк вакытта 7 нче мәктәп директоры да) Наталья Клементьева егет-кызларга яңа «олимпия» үрләрен яулауларын, изге теләк-хыялларының тормышка ашуын теләде.

23 нче «Менеджер» урта мәктәбе быел унҗиденче тапкыр чыгарылыш укучыларын зур тормыш юлына озата. Дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесен тәмамлаучы 11 укучы бердәм дәүләт имтиханнарында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шуларның берсе - Алмаз Насыйбуллин математика һәм физика буенча әлмәтлеләр арасында иң күп балл җыючы булды (шул рәвешчә 98 һәм 100 балл).

Тантана сәбәпчеләренә укытучы-мөгаллимнәр, әти-әниләр һәм абруйлы кунакларның да әйтер сүзләре күп иде. Мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызлар да үз чиратларында яраткан остазларын, үзләрен котларга килгән туганнарын һәм якыннарын күркәм лирик тайпылышлары булган дулкынландыргыч музыкаль чыгышлары белән шатландырдылар.

Бу көнне бәйрәм табыннары артында да ихлас күңелдән әйтелгән, җылы теләкләр аз булмады. Алар барысы да бүген мәктәпне тәмамлаучыларның киләчәге өчен чын йөрәктән борчылу-кайгырту хисләре белән сугарылган иде. Ни дисәң дә, алар өчен иртәгәдән гомер елъязмасының яңа сәхифәсе - тормыш дигән дәрьяның яңа киңлекләре ачыла бит.

Эльмира ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250