Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәпләрендә чисталык дәресләре узды

Кичә, 27 нче сентябрьдә, республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә чисталык дәресләре узды. "Чисталык дәресе" экология-агарту акциясен Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә уздырды.

Шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә ул 2-11 нче сыйныфларда һәм уку йортларында узды. Укучылар һәм студентлар белән экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш төбәге идарәсе, шулай ук Россия кулланучылары, табигать, авыл хуҗалыгы күзәтчелекләре вәкилләре, Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары белгечләре очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250