Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәбе укучысы рус теленнән халыкара олимпиада призеры булды

Р. Фәхретдин исемендәге 1 гимназиянең 10 А сыйныфы укучысы Алия Хөсәенова (укытучысы Лариса Гуро) рус теленнән халыкара олимпиада призеры булды.

Казан Ратушасында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле урта белем бирү учреждениеләренең әлеге олимпиадада укучылары зур уңышларга ирешкән укытучыларга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән 10 мең сумлык сертификат тапшырылды.
РФның төрле төбәкләрендә рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче 13 укытучы исә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Олимпиадада катнашкан 20 дән артык призерга истәлек медале һәм планшет тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса