Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мөхтәсибәте бәйге игълан итте

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте «99 көн эчендә – Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме» бәйгесе игълан итте.

Ул Аллаһы Тәгалә турында белемнәрне ныгыту, тарату, 99 исемнең кыйммәтен арттыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен әлеге исемнәрне яттан белү шарт булып тора. Шулай ук җиңүчеләрне билгеләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алыначак: тәрҗемә белән гарәп телендә Аллаһы Тәгалә исемнәре турында хәдисләрне белү, тәҗвид кагыйдәләрен саклап, аларны уку, мәгънәләрен аңлату. Бәйге Үзәк мәчеттә 26 майда оештырылачак. Җиңүчеләргә Үзәк мәчетнең кубогы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса