Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мөхтәсибәтендә язучылар белән очрашу

Бүген шәһәребезнең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте вәкилләре белән Әлмәт язучылары берлеге әгъзалары очрашты.

Әлеге чара Коръән сүрәләрен укып дога кылу белән башланып китте. Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина язучылар берлеге эшчәнлеге һәм очрашуга килгән язучылар белән таныштырып китте. "Китап һәрвакытта да тәрбия, белем чыганагы булып торды, яшьләребезне дә без китап укырга кызыксындыра алырга тиешбез", - дип ассызыклады ул. Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт һәм язучылар оешмасы арасында килешү төзеп бергә эш алып барырга тәкъдим итте. Шулай ук ул язучылар тарафыннан күбрәк уңай образлар тасвирланып, ир-атлар булдыксыз дип түгел, ә киресенчә, гайрәтле итеп иҗат ителсә үсеп килүче буынга бу бик зур тәрбия булыр иде дигән фикере белән уртаклашты. "Эшлисе эшләр бик күп, балалар өчен татар телендә пәйгамбәрләр кыйссалары, кызыклы дини хикәяләр, дини шәхесләрне уңай образ буларак тасвирланган әсәрләр бик аз күләмдә чыгарыла, без моның өстендә эшләргә тиешбез", -дип ассызыклады ул. Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флюс Гарипов бу очрашулар дәвамлы булуын теләп, мөхтәсибәт эшчәнлеген уңай якка үзгәрүен ассызыклады. Имам-мөхтәсибнең ярдәмчеләре Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Җәмил хәзрәт Хәлирахманов, язучылардан Альберт Хәсәнов, Зәрия Хәбипова һәм Нәфисә Сабирҗанова да үз фикерләре белән уртаклаштылар.
http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса