Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

2012 елның 29 октябрендә 75 нче яшендә Галина Максимовна Грицишина - шәһәребезнең мактаулы гражданины, Әлмәтнең генә түгел, "Татнефть" компания-сенең үсешенә гаять зур өлеш керткән легендар хатын-кыз вафат булды.

Галина Максимовна 1978 елда илебездә нефтепромысел белән җитәкчелек итү ышанып тапшырылган беренче хатын-кыз була. 1982 елда халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы карары белән бертавыштан башкарма комитет рәисе итеп сай- лана. Биредә дә ул республика буенча шушындый мөһим һәм җаваплы пост ышанып тапшырылган беренче хатын-кыз була.
Г.М.Грицишина бай эш тәҗрибәсен "Әлмәтнефть" идарә-сендә, 1988 елда бирегә ида- рә начальнигының социаль үсеш буенча урынбасары булып кайтканнан соң бик теләп куллана.
Төп эшеннән тыш, Галина Максимовна җәмәгать эшчәнлегенә дә күп вакытын багышлый. Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы депутаты буларак, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкә буенча комиссияне җитәкли. Озак еллар хатын-кызлар шәһәр советы рәисе булып тора.
Кайда гына эшләсә дә, ул бөтен нәрсәне йөрәге аша үткәр- де, һәрнәрсәгә хатын-кыз күзлегеннән якын килде. Аңа һәрвакыт принципиальлек һәм җаваплылык, эшкә иҗади якын килү, булган проблемаларны хәл итүнең яңа алымнарын эзләү, кеше- ләргә карата сизгер мөнәсәбәт, битараф булмау кебек сыйфатлар хас булды. Тумыштан оештыручы, актив тормыш позицияле кеше, идеяләр генераторы - дуслары һәм хезмәттәшләре Галина Максимовна турында гел шундый фикердә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250