Әлмәт медицина хезмәткәрләре волейбол уйнады
Сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең спартакиадасы дәвам итә. Бу юлы алар волейбол уйнауда көч сынашты.
Анда 7 дәвалау- профилактика учреждениесеннән 11 команда катнашты. Беренче тапкыр медицина мәгълүмат-аналитика үзәге командасы да көч сынап карарга булды. Ир-атлар арасында 1 нче урынны медицина көллияте, 2 нче урынны ЦРБ, 3 нче урынны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе командасы алды. Хатын-кызлар арасында беренче урын - ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе командасына, медсанчасть һәм медицина мәгълүмат-аналитика үзәге командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа