Әлмәт-Лениногорск юлында машина йөртүче кыз үлгән
Һәлакәт 29 июньдә була. "ВАЗ-2114" автомобилен йөртүче кыз тизлекне дөрес сайламый, югары тизлектә каршы як полосага килеп чыга, аннан хәрәкәт итүче "Нива" автомобиле белән бәрелешә һәм "ВАЗ-2114" кюветка чыгып оча.
Алынган җәрәхәтләрдән кыз һәлакәт урынында җан бирә, дип хәбәр итә Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа