Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кызы “Татарстанның бриллиант кәләше – 2014” фестивалендә катнаша

Россия фестиваленең зона этабында җиңүче "Россиянең бриллиант кәләше - 2014" фестивалендә катнашу мөмкинлеге ала. Анда 2013 елда кияүгә чыккан яшь киленнәр катнаша ала.


Бу конкурс идеясенең авторы - Төмәндә яшәүче Виктория Жданова. Аның фикеренчә, бу матурлык конкурсы түгел, монда яраткан әни һәм хатын исеме алу өчен ярышалар.

Быел "Бриллиант кәләш" калай туй стилендә үтәчәк. Конкурста катнашучылар калай туй стилендә күлмәк декоры һәм мәхәбәттә аңлашуда ярышачаклар. Ярышның зона этабы Яр Чаллы шәһәрендә үтә. Финал 20 апрельгә планлаштырыла. Финалчылар арасында Әлмәттән Гүзәл Минханова да бар. Оештыручыларның әйтүенә караганда, аның җиңеп чыгу ихтималы зур.

"Россиянең бриллиант кәләше - 2014" бәйгесенең финалы 12 майда Красноярскида үтәчәк, чөнки былтыр шул шәһәрнең вәкиле җиңүче булган иде.

фото Гүзәл Минханованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250