Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кызы “Селигер-2013” Бөтенроссия яшьләр форумында катнашты

Әлмәт мәгариф тармагының "Искорка" яшьләр комитеты рәисе Ксения Шапараева "Селигер-2013" Бөтенроссия яшьләр форумыннан кайтты.

Анда быел беренче тапкыр "Эшче яшьләр" сменасы илнең эре предприятиеләреннән иң актив, иҗади, яхшы нәтиҗәгә йөз тоткан яшьләр комитетлары, яшь белгечләр советлары рәисләрен җыйды. Ксения Шапараева бу уникаль мөмкинлектән файдаланып, җирлек мәгариф тармагында яшь белгечләр белән эшчәнлек юнәлешләре, бурычлар һәм уңышлар турында мәгълүмат ирештерде һәм "Эшче яшьләр" форумының мәгариф программасында катнашучы сертификатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250