Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт-Кыргыз элемтәләре ныгый

Әлмәткә эшлекле визиты барышында Кыргыз Республикасы Президентының хәләл җефете медсанчастьтә дә булды.

Кардиология, кардиохирургия, урология, офтольмология, рентген бүлекләрен караганнан һәм учреждениедә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре белән танышканнан соң яклар медицина өлкәсендә хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыру турында килештеләр. Медсанчастьнең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, "Сәламәт ил" иҗтимагый фонды рәисе, Кыргыз дәүләт медицина академиясе нең гигиена дисциплиналары кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Рәйсә Атамбаева - сәламәтлек саклау учреждениесенең тәэмин ителеш һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен югары бәяләде.
- Илемдә дә сәламәтлек саклау дәрәҗәсен шундый үргә күтәрәсе иде, - диде кала кунагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса