Әлмәт көрәшчесе Россия беренчелеге ярышларында җиңде
Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге узды.
Анда 20 регионнан 30 дан артык команда катнашты. Унсигез авырлык үлчәвенең унберендә Татарстан көрәшчеләре чемпион исемен яулады. Җиңүчеләр арасында Әлмәттән Радик Гафуров та бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа