Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт көрәшчеләре мөселман яшьләренең татарча көрәш буенча VI Рәсәйкүләм турнирында призлы урыннарга лаек булды

Узган ялларда Чаллының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш буенча VI, ә кул көрәше буенча III Рәсәйкүләм турнирлары узды.

Аларда Татарстанның 24 шәһәр-районыннан һәм Башкортостанның Октябрьск шәһәреннән 89 спортчы көч сынашты. Берләштерелгән турнирны ачу тантанасында Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай диде: "Турнирда катнашучылар саны үткән еллар белән чагыштырганда бераз кимеде. Чөнки егетләр аңладылар: көрәш келәменә чыгу өчен намазны яхшы белү, теләк һәм физик көч кенә җитми. Аңа яхшы әзерлек, техниканы белү дә таләп ителә. Бүгенге турнирда катнашучылар арасында 7 спорт мастеры, 6 мастерлыкка кандидат бар. Ә калганнар көрәш буенча I, II разрядка ия. Ә кул көрәшендә дөнья чемпионнары көч сынаша." Берләштерелгән турнирда катнашучыларга шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре хакимияте җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов, кайчандыр шушы спортзалны үз инициативасы белән төзеткән шәхес Марат ага Бибишев фатиха бирделәр. Рөстәм хәзрәт белән Җәлил хәзрәт спортны сөюнең динебез буенча сөннәт гамәл булуын, пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә спорт ярышларында актив катнашуын, аеруча көрәшне яратуын искәрттеләр. Марат ага, инде үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, бу спорт комплексындагы ярышларны карап баруын, алардан үзенә көч, энергия алуын әйтте.

Турнирның ачылышына кадәр спортчылар намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре буенча тест үттеләр. Шул сәбәп белән көрәшләрдә катнаштырылмаучылар да булды. Һәм менә ярышлар башланды. Алар беренче минуттан киеренке төс алды.

Яхшы әзерлек һәм техника күрсәтеп, үз үлчәү төркемнәрендә беренчелекне Чаллы, Азнакай, Кукмара, Лениногорск, Питрәч спортчылары алдылар.
Икенче, өченче призлы урыннарда Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт, Саба, Балтач, Башкортостанның Октябрьск шәһәре көрәшчеләре.
Кул көрәше ике үлчәү категориясендә барды. 65 кг.кадәр үлчәүдә бу төр буенча дөнья чемпионы Руслан Хәмидуллин беркемгә дә беренчелекне алу мөмкинчелеген калдырмады. Ә 65 кг.нан авырырак төркемдә турнирның былтыргы чемпионы - Башкортостанның Октябрьск шәһәре вәкиле 26 яшьлек Руслан Бадукшанов җиңде. Икенче, өченче призлы урыннарда Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Тукай районы вәкилләре.
Җиңүчеләргә тантаналы шартларда акчалата призлар һәм Диния нәзарәте дипломнары тапшырылганнан соң, үз үлчәү төркемнәрендә батыр калучылар аерым җыелды һәм алар арасында җирәбә салу булды. Нәтиҗәдә турнирларның иң олы бүләге - Хаҗга юллама 100 кг.нан артык үлчәүдә беренчелекне алган Фәрхәт Фәрхулла улы Фәйзуллинга насыйп булды. Фәрхәт Питрәч районының Чита авылында яши, татарча көрәш буенча тренер һәм шулай ук эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. "Минем өчен бу көтелмәгән бүләк. Намазга басуыма әле бер генә ел. Ә турнирда беренче катнашуым,"- ди Фәрхәт шатлыгын яшерә алмыйча.
Командалар арасында беренчелеккә Чаллы спортчылары лаек булды. Командага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы тапшырылды.
Спортчылар физик көч таләп итүче, сабырлыкны, ихтыяр көчен ныгытучы чираттагы турнирлардан да үзләренә көч, энергия алып, бер-берләренең осталыгына төшенеп, бергә өйлә намазын укып яхшы кәеф белән таралыштылар.

http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250